Теләче Информ

Теләче районы

Новости со всего света

Казансу елгасында балыкчы боз астына киткән

Башкаланың Гаврилов урамы янындагы сулыктагы гадәттән тыш хәл бүген иртән була - ярдан 25 метр эчкә кергән балыкчы боз астына китә. Әлеге хәлне күреп калучылар тиз арада бердәм коткару хезмәтенә шалтырата. Коткаручылар урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Янгын сүндерү хезмәткәре Денис Васильев, үз гомерен куркыныч астына куеп, янгын сүндерүчеләр...

Башкаланың Гаврилов урамы янындагы сулыктагы гадәттән тыш хәл бүген иртән була - ярдан 25 метр эчкә кергән балыкчы боз астына китә.

Әлеге хәлне күреп калучылар тиз арада бердәм коткару хезмәтенә шалтырата. Коткаручылар урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Янгын сүндерү хезмәткәре Денис Васильев, үз гомерен куркыныч астына куеп, янгын сүндерүчеләр баскычы ярдәмендә бәлагә юлыккан ир-ат янына кадәр барып җитә һәм аны ярга чыгара.

Зыян күрүче - 1958 елгы ир-атны ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре карамагына тапшыралар.

Интертат

Фото: iuic.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев