Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казансу елгасыннан 90 үле балык һәм 8 үрдәк җыеп алганнар

Татарстан территориясендәге аномаль эссе аркасында суүсемнәр бүлеп чыгарган агулы матдәләр Казансу елгасында массакүләм балыклар һәм үрдәкләр үлеменә китергән. Су анализлары кислород нормада булуын күрсәткән. Казансу елгасында җан ияләренең үлеменә елгада кислород җитмәү сәбәп булырга мөмкин дип фаразланган иде. Бүген суның химик анализы билгеле булды, анда елга суында сульфат артык булуы...

Татарстан территориясендәге аномаль эссе аркасында суүсемнәр бүлеп чыгарган агулы матдәләр Казансу елгасында массакүләм балыклар һәм үрдәкләр үлеменә китергән.

Су анализлары кислород нормада булуын күрсәткән. Казансу елгасында җан ияләренең үлеменә елгада кислород җитмәү сәбәп булырга мөмкин дип фаразланган иде. Бүген суның химик анализы билгеле булды, анда елга суында сульфат артык булуы теркәлгән. Татарстан экологлары сүзләренчә, бу балыклар һәм үрдәкләр үлеменә сәбәп була алмый.

Бу вакыйга буенча Казансу елгасының бөтен сулыгын, Арча районыннан башлап Казанга кадәр тикшерү өчен оператив төркем оештырылган. Узган атнада экологлар бөтен елганы җентекләп тикшергән. Калдыклар ташлау буенча потенциал урыннар чиста булган.

"Безнең беренчел сәбәп - черегән вакытта агулы матдәләр бүлеп чыгарган суүсемнәр. Алар бу суны эчә торган җан ияләренең үлеменә китерә. Беренчел фараз шундый. Хәзер балык һәм үрдәкләргә анализ ясала", - дип билгеләп үтте әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы. Анализларның төгәл нәтиҗәләре ике атнада билгеле булачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X