Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Көчләүчеләрдән качып, 18 яшьлек кыз бишенче каттан сикергән

Түбән Камадагы әлеге җинаять эше судка тапшырылган. Якын арада 31 яшьлек Марсель Гәрәев, 29ар яшьтәге Антон Крапивин белән Әмир Мәннапов хөкем каршына басачак. Прокуратура тарафыннан аларга гаепләү белдерелгән. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елның 22 февраль төнендә Гәрәев, Мәннапов һәм Крапивин, аек булмаган хәлдә, Түбән Камадагы бер йортның фатирында 24 яшьлек...

Түбән Камадагы әлеге җинаять эше судка тапшырылган. Якын арада 31 яшьлек Марсель Гәрәев, 29ар яшьтәге Антон Крапивин белән Әмир Мәннапов хөкем каршына басачак. Прокуратура тарафыннан аларга гаепләү белдерелгән.

Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елның 22 февраль төнендә Гәрәев, Мәннапов һәм Крапивин, аек булмаган хәлдә, Түбән Камадагы бер йортның фатирында 24 яшьлек кызны көчлиләр, берничә сәгать буе бикләп тоталар. Моннан тыш Гәрәев үтерү белән дә яный.

2016 елның 12 гыйнварында ир-атлар шул ук адрес буенча һәм кабат исерек хәлдә 18 яшьлек кызны көчләмәкче була. Бу юлы да Марсель Гәрәев кызны кыйный һәм үтерү белән яный.

Ике очракта да кызлар 5 катта урнашкан фатирның тәрәзәсеннән сикереп котыла. Кызлар исән кала, әмма 18 яшьлегенең сәламәтлегенә авыр зыян килә.

Моннан тыш, 2014 елның 21 октябрендә Әмир Мәннаповның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм булган килеш, ЮХИДИ хезмәткәрләренә ялган "права" күрсәтүе дә билгеле булган.


Ир-атлар гаепләрен танымаган. Алар сак астына алынган. Тиздән суд көтелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X