Кечеләр хакы кайчан хакланыр?
Бөтендөнья җирле халыклар көне булып узды.
Җирле (урысчага әйләндергәндә – коренной, инглизчә – indigenous), ягъни гомер бакый үз туган туфракларында яшәгән, вакыт дәвамында башка – чагыштырмача күпсанлы халыклар тарафыннан яулап алынган, колонизацияләнгән, башкалар кулына калган, шул сәбәпле телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен акрынлап җуя барган чагыштырмача вак һәм урта зурлыктагы этнослар. Аларның һәртөрле яклауга мохтаҗлыгын кешелекнең ХХ гасыр азагында гына күреп алуы — гаделсезлек дисәк, хата булмас: әлеге көн БМО тарафыннан бары 1994 елда гына гамәлгә кертелгән. Ләкин күрү яклау түгел шул әле.
Җирле этнослар, аларга булган караш, мөнәсәбәт дигәндә, планетадагы халык, милләтләрне ике шартлы төркемгә бүләргә мөмкин: озын тарихта даими чит биләмәләргә, ерак җирләргә ымсынып яшәгән, яу чабуны, ятларны изү, талауны кәсеп иткәннәр һәм дә аз санлы, гадәттә тыныч, сугыш технологияләре белән мавыкмаган, кайчагында гомуми үсештә арттарак калган, шулар сәбәпле буйсындырылган, җәберләнгән кавемнәр.
Ерак дәверләргә бик керми генә, соңгы биш гасырлык вакыт аралыгын алып, төп яулап алучыларны санап чыгу һич тә авыр түгел. Болар – заманында ярты дөньяны үзләренеке иткән диңгез ушкуйниклары – инглизләр, читләрнекенә кызыгуда алардан аз гына кайтыш испан белән португаллар, хәрәмдә бераз «чама белгән» французлар һәм голландиялеләр. Төп яулап алучылар рәтенә шулай ук яулый-яулый, ил-җирләрне, халыкларны үзенә куша-куша Московия урманнарыннан Тын океанга, көньякта Памир тауларына чаклы җиткән өлкән туган – урысларны да кертми булмый. Ят биләмәләргә, ерактагы «оҗмах җирләргә» диңгез-океаннар аша кул сузган европалылардан аермалы буларак, урысларның коры җир яугирләре икәнен искәртик. Аларның да ут һәм кылыч белән килеп, соңыннан үзләштерә аламы, юкмы, аягы баскан һәр карыш җирне үзенеке итә килгәне беркемгә дә сер түгел.
Яулап алуларның һәммәсе дә – диңгез, океаннар аша башкарылганы да, янәшәдән башка ишелгәне дә буйсындырылган җирле халыклар өчен чын фаҗига икәне билгеле. Испаннар белән португаллар Көньяк һәм Үзәк Америкада алып барган геноцид (конкиста), инглизләрнең шул ук континентның төньягын рәхимсез буйсындыру нәтиҗәсендә ХIХ азагына кадәр 15 миллионнан алып 30 миллионга кадәр (төрле чыганаклар төрлечә бәяли) җирле халык вәкиле юкка чыгарылган. «Иң яхшы индеец – үле индеец» – инглиз яулап алучыларының оныклары – америкалылар әле гасыр ярым элек кенә яратып әйткән сүз бу. Шул ук Африка халыкларын трюмнарга шыплап тутырып, яңа дөньяга коллыкка ташыганда ачлыктан, һава җитмәүдән үлеп, акула ризыгы булган миллионлаган кара тәнлеләр чутын белү дә мөмкин түгел хәзер. Казан, Әстерханны алганда, Себерне яулаганда аккан кан елгалары, җирле халыклар биргән корбаннар, буйсындырылганнан соң өченче сортка чыгарылу, диннән яздыру – чукындыру кебек мәсхәрә, золымнарның да исәбе-саны юк.
Бүген шунысы куандыра: үткән гасыр урталарына кадәр яшәп килгән колониаль тәртипләр, система хәзер юк. Бу күбрәк Европа яулап алуларына кагыла. Иске дөнья, үзендә ныгыган демократия, либерализм аркасында иманга килде, дию дә дөрес булыр. Шул ук инглизләрнең бүген бер генә колониясе дә юк. Алар бер генә халыкны да басымчакламый. Икенче Бөтендөнья сугышы бетүгә алар Һиндстан, Пакыстан, Бирма кебек соңгы колонияләреннән китте. Франция Ливан белән Сүриягә, Һинд-Кытай (Индокитай) илләренә бәйсезлек бирде. Испан белән португалларның Латин Америкасыннан китүенә дә инде биш былтыр.
Дөнья үзгәрә, бик акрынлап булса да яхшылана бара. Әмма дөньяви процесслар без яшәгән илне генә бераз читләтеп үтә кебек. Ә бит өметле чаклар бар иде. Шушы урында Россиядә демократия җилләре искән 90 нчы елларны искә төшерик. Совет империясе таркалды, элекке союздаш республикалар бәйсезлек алдылар. Автономияләр – чикләнгән дәүләтчелеккә ия җирле халыклар, үз урыннарын белеп булса кирәк, тулы бәйсезлек дип чәчрәп чыкмады. Ни дисәң дә алар чик буенда да, диңгез аръягында да яшәми. Күпсанлы яулап алулар сәбәпле Россия түрендә үк калган халыклар тулыканлы федерациягә, вәкаләтләр бүлешеп, Үзәк белән килешү төзеп гомер итүгә дә бик разый иде. Шартнамәләр гамәлдә, вәкаләтләр бүленгән, кайчандыр яулап алынган җирле кавемнәргә тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне сакларга да шартлар туган иде. Тик…
Россия тагын үзе булып калды: эволюция дә, революция дә булган 90 нчы еллардан соң илгә яңадан реакция кайтты. Шартнамәләр юкка чыгарылды, вәкаләтләр тартып алынды, телләр «киселде», мәдәниятләр киләчәге билгесез. Дөньякүләм барган уңай процесслар Россиядә янә туктады. Бүген илдә тулы хутка лингвоцид – азчылык халыклар сөйләшкән телләрне административ, сәяси, икътисади чаралар кулланып үтерү, юкка чыгару бара, дисәм көфер сүз әйтмәм кебек.
Республика статусындагы субъектларда яшәгән бәхетсез «бәхетле»ләрдән тыш, Россиядә әле тагын саны 50 меңгә тулып җитмәгән вак җирле халыклар да бар. Язуларынча, андыйларның саны 65кә якын. Хәлләре тагын да аяныч. Бүген-иртәгә юкка чыгарга торган тел һәм мәдәният. Алар язмышы дип чаң кагу, бәргәләнү ишетелми бүген. Дөньякүләм җирле халыклар көнен бездәге мәгълүмат чараларының искә аласына, һич югы шул алты дистә аз санлы халыкны саклау юллары хакында сүз, тапшыру буласына ышанмыйм мин. Үзәк каналларда кайсыдыр җирле, кече халыкның проблемаларын, зарын күрсәтмәү генә түгел, аларның җыр-биюләренә дә урын юк бит. Телевидение шундый, гүяки Россиядә бер генә милләт яши…
Җирдә, кешелек җәмгыятендә, табигатьтә артык бернәрсә дә юк. Югалу алдында торган җанвар, бөҗәк, үсемлекләр Кызыл китапта кертелгән, закон нигезендә якланган кебек, халык та, берничә йөз кешедән торган тәкъдирдә дә яшәргә тиеш. Чөнки күптөрлелек – дөньяны бизәүче сыйфат, безгә Аллаһыдан бирелгән олуг байлык. Бүгенге кешелек, шул ук олы дәүләтләр вак һәм буйсындырылган халыклар алдында олы бурычлы. Һәр җирле халыкка аерым игътибар булып, аның исәнлеге гарантияләнгәндә, тел, мәдәниятләренә куркыныч янамаганда гына ул бурыч түләнәчәк.
Наил Шәрифуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев