Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кем булырга телисең? Бу сорауга җавап бирүчеләр сирәк

Беларусь Президенты үз мәгариф чиновникларына Россиядәге югары белем системасыннан ераграк торырга кушты. Мондый белдерү нәрсә турында сөйли? Россия вузларында уку-укыту торышы заман таләпләренә җавап бирәме? Юк икән, җитешсезлекләргә ни өчен күз йомыла? Илнең фән һәм алдынгы технологияләрнең артта калуында әлеге фактор төп рольләрнең берсен уйнамыймы?

“БелТА” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Александр Лукашенко ике баскычлы (бакалавриат һәм магистратура) укытуны күз алдында тотып: “Магистратурада бары киләчәктә фән һәм югары мәктәптә укыту белән шөгыльләнәчәк сәләтле яшьләр генә белем алырга тиеш”, – дигән. Россиядә дә башта шулайрак уйланылган иде. Тик... Бәлаләр биредә “юллар һәм юләрләр” белән генә бетсә икән. Менталитет шундый – биредә барысы да сәләтле. Егет яки кыз үзендә даһилык чаткылары күрмәгәндә, газизен, бер­дәнберен “кеше итәргә” алынган ата-ана нәкъ шулай уйлый. Бездә урта белем алган яшьләрнең, мәктәптә ничек укуына, алган билгеләренә карамыйча, вузларга ишелеп керүе бер хикмәт булса, магистратура дигәндә дә тенденция шундый. Бакалавр булып алганнар магистратурада күп очракта билгеле бер максатсыз кала һәм укый. Киләчәктә кирәге чыгар, дип. Фән арбасын тарта алмасын аңлаган тәкъдирдә дә укый ул. Эшли, илгә файда китерә башлыйсы урында, ике ел вакытын бушка сарыф итеп, киләчәктә кулланылмаячак өстәмә белем ала. Әти-әнинең кесәсе калын, уку да эшләү түгел. Институтларга исә акча эшләргә генә булсын. Ник ул магистр дигәннәре соңыннан көтү көтми. Әлеге хәлнең ахыргы нәтиҗәсе шул: икътисад югалтулар кичерә. Көнбатыштан өлге итеп алынган, тик монда килеп эләккәч, гадәттәгечә кирәкмәгән деформация кичергән, Россиягә яраклаштырып бозылган әлеге бәла белән, Александр Лукашенко сүзләренчә, биредә хәзер нишләргә дә белмиләр.


Кадрлар бүлекләрендә, яшь бел­геч­ләрне эшкә кабул иткәндә дә яңа мантыйк, яңа хилафлык яралуы мәгъ­лүм. Син, мәсәлән, заводка бакалавр дипломы тотып килгәнсең икән, бу – техникум белеме (югары саналса да), чын белгеч – аларча, алты ел буе гыйлем гранитын кимергән магистр. Андыйларны теләб­рәк алалар. Һәрхәлдә, магистр сәнәгать тирәсендә, хезмәт күрсәтүдә буталып йөрмичә, фән учреждениеләренә барып урнашырга тиеш булса да. Бит бакалавр – халык хуҗалыгының төрле тармакларында тир түгәргә дип укытылган практик, магистр – практика өстенә теорияне дә яхшы үзләштергән белгеч. Һәм соңгыларны Россиядә, билгеле сәбәп­ләр аркасында, бакалаврларга караганда азрак әзерләү дөрес булыр иде. Әмма ләкин бу юнәлештә дә АКШ, Европа белән файдасызга ярышмагач, аларны хурлап торып, аларча кыланмагач, ул Россия булмый ич.


АКШта бакалаврларның яртысына якыны магистратура тәмамлый, дип язалар. Җитәкчеләребез мантыйгы, миңа калса, шундыйрак: Россиядәй бөеклеккә даими дәгъва кылган илдә бакалаврлар белән магистрлар нисбәте ни өчен әле океан артындагыдан калышырга тиеш? Нефть белән газ сатып тамак туйдырган, фәнни казанышлар белән мактана алмаган ил ничек бөек була аладыр? Тик анысы – башка мәсьә­лә. Ә АКШ – чыннан да, фән, инновация­ләр, алдынгы техноло­гияләр иле. Алардагы Нобель премиясе лауреатлары­ның саны гына да өч йөзгә (!) якынлаша. Бөек Россиядә исә андый даһилар тулар-тулмас ике дистә.

 


Бер чиктән икенчесенә ташланмас өчен, югары белем сферасы белән хезмәт базары арасында совет заманындагы кебек ныклы бәйләнеш, кооперация булу кирәктер ул. Ихтыяҗга карап эш итү. Россия хезмәт базары бүген тулы. Элемтәсе, “йонлы кулы” булмаганнарга яхшы урынга урнашу кыен. Югары квалификация дә өстенлек бирмәскә мөмкин. Икенче яктан, Россия хезмәт базары яхшы белгеч булу таләп ител­мә­гән урыннар күплеге белән үзенчәлекле. Тик, ни хикмәт, андый урыннарда да югары белемне раслаган диплом сорыйлар. Диплом кирәк, ә белем булса ярый, булмаса да ярый. Чөнки эше шундый. Менә шуннан белем өчен түгел, “катыргы” өчен уку дигән караш, эленке-салынкылык ярала да. Галим Искәндәр Гыйләҗевның бер интервьюда аптырап сөйләгәне истә. “Имтихан вакытында студентка бирә торган классик соравым бар: “Син кем булырга телисең?” Иң киң таралган җавап: “Белмим!” Ни теләгән­нәрен үзләре дә белмиләр. Адашып килеп кергәннәр. Вак, түбән дәрәҗәдәге студент бүген”.


 Мондый хәлләрдә яшьләрне гаепле калдыру, әлбәттә, хата булыр иде. Алар – илдәге бүгенге тәртипләр, җәмгыятьтә­ге, белем системасындагы хилафлыклар җимеше, вәзгыять тотыгы.

Фото: https://pixabay.com | Komsomolec

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев