Кемерово өлкәсендә һәлакәткә очраган Ан-2 самолеты Татарстаннан очкан булып чыкты
Элегрәк Ан-2 Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәреннән Красноярскига очкан дип хәбәр иткәннәр иде. 31 июльдә Кемерово өлкәсендә һәлакәткә очраган җиңел моторлы Ан-2 самолеты, ачыклыкланган мәгълүматлар буенча, һавага Краснодардан түгел, ә Татарстанның бер торак пунктыннан күтәрелгән. Бүген Ан-2 экипажы командирының туганнары аның үле гәүдәсен таныган. Самолетта яздыру җайланмалары булмаган. Тикшерү кысаларында Новосибирск...
Элегрәк Ан-2 Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәреннән Красноярскига очкан дип хәбәр иткәннәр иде.
31 июльдә Кемерово өлкәсендә һәлакәткә очраган җиңел моторлы Ан-2 самолеты, ачыклыкланган мәгълүматлар буенча, һавага Краснодардан түгел, ә Татарстанның бер торак пунктыннан күтәрелгән.
Бүген Ан-2 экипажы командирының туганнары аның үле гәүдәсен таныган. Самолетта яздыру җайланмалары булмаган. Тикшерү кысаларында Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә самолетка салынган ягулык экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча һава судносының тулысынча сафтан чыккан булуы мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев