Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кемеровода «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәген сүтәргә керешкәннәр

Эшчеләр Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәге комплексына кергән бер бинаны сүтә башлаган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Комплекс кирпеч һәм тимер-бетоннан төзелгән җиде бинадан тора. Иң беренчеләрдән булып сауна һәм автоюгыч урнашкан ике катлы бинаны сүтәргә керешкәннәр.

Шуның белән бергә, эшчеләр тикшерү барган вакытта комплекс тирәли корылган тимер койманы да сүтеп алган.

Урынга килгән Кемерово өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Цивилев хәбәр иткәнчә, «Зимняя вишня» бинасы авария хәлендә һәм аны файдалану мөмкинлеге юк. Ул шулай ук сәүдә-күңел ачу үзәге урынындагы скверның 1 сентябрьдә ачылачагын искәрткән. 

Татар -информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев