Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәген җимерә башладылар

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәген җимерә башладылар, махсус техника мәйданчыкны төзелеш чүпләреннән чистарта. Анда 25 мартта 60 кешенең гомере өзелгән иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

15 майда хакимият сәүдә үзәген сүтәргә керешкән иде, әмма ММЧ эш тукталуын хәбәр итте. Соңрак бу эшкә янә керештеләр, бинаның яртысы сүтелде.  Екатеринбургтан килгән махсус техника киткән һәм эш тукталган иде, диелә әлеге хәбәрдә.

Алдан комплекс сүтеләчәк һәм аның урынына 1 сентябрьдә парк яки сквер булачак, дип хәбәр ителгән иде. Шулай ук хакимият мәгълүматлары буенча, сәүдә үзәге мәйданында сквер булдыру турында карар кабул ителгән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев