Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

КФУ беренче курс студентлары өчен 1 сентябрьдә тантаналы линейка үткәрмәячәк

КФУ беренче курс студентлары өчен 1 сентябрьдә тантаналы линейка үткәрмәячәк

Казан федераль университеты быел беренче курс студентлары өчен традицион тантаналы линейканы 1 сентябрьдә үткәрмәячәк. Бу хакта туры эфирда КФУның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты директоры Юлия Виноградова хәбәр итте.

«Һәрвакыт үткәрелеп килгән зур чараларны, ә соңгы елларда алар Универсиада авылы территориясендә узды, кызганыч, быел без уздыра алмыйбыз, чөнки бу массакүләм чаралар. Ә бездә беренче курс студентлары күп», - диде департамент директоры.

Шул ук вакытта Виноградова хәзерге вакытта студентлар өчен Белем көненә чаралар планы эшләнүен ышандырды. «Студентларга тәкъдим ителәчәк чаралар без аларны үткәрә алган мөмкинлекләрдән һәм шартлардан чыгып эшләнелә», - дип аңлатты ул.

Элегрәк «Татар-информ» Казан федераль университетына яңа уку елына өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелүен хәбәр иткән иде.  

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев