Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Хезмәттәшләрен аткан Рамил Шәмсетдиновның хәрби частьта кыерсытылуы судта дәлилләнгән

Рамил Шәмсетдинов Читадагы хәрби частьтә хезмәт иткән ике офицерны һәм алты хезмәттәшен атып үтергән.

Байкал аръягындагы хәрби частьта хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның өлкән солдатлар тарафыннан җәберләнүен Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби суды да таныган. Моңа кадәр Чита гарнизоны хәрби суды Руслан Мухатовны яшь солдатларны җәберләүдә гаепле дип тапкан иде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә адвокат Равил Тугушев сөйләде.

«Эш судка барып җитте һәм Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән частьта уставта каралмаган мөнәсәбәтләр һәм яшь солдатлар өстеннән мәсхәрә итү булу расланды. Солдат Руслан Мухатов яшь солдатларны уставта каралмаган күнегүләр эшләткән, башларына суккан, Рамил Шәмсетдиновның балтырына типкән», — ди Равил Тугушев.

Адвокат бүген Руслан Мухатовка чыгарылган карарны катгыйландыру буенча апелляция шикаятьләрен карау булганын әйтте. «Руслан Мухатовка чыгарылган карар бүген үз көчендә кала. Аны Чита гарнизон суды шартлы рәвештә ике елга һәм 30 мең штрафка хөкем итте», — дип сөйләде ул.

 

Равил Тугушев әйтүенчә, бу карар Рамил Шәмсетдинов иреккә чыгарылырга мөмкин дигән сүз түгел. «Частьта уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу раслану Рамил Шәмсетдиновны җәза бирүдән азат итми. Үтерү факты кала», — ди Тугушев.

Адвокат хәзерге вакытта Рамил Шәмсетдиновның тикшерү изоляторында булуын әйтте. «Судка кадәр тикшерү эшләре бара. Тикшерү эше ахырына якынлаша, тик пандемия сәбәпле әлегә туктатылды. Очышлар белән проблемалар бар. Майның егермеләреннән соң мин яки коллегам Руслан Нагиев аның янына очачакбыз. Июнь–июль айларына эш судка бирелер дип уйлыйм», — диде Равил Тугушев.

  • Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә Читадагы хәрби частьтә хезмәт иткән ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтергән һәм ике кешене яраланган.

Фото: tatar-today.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X