Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кич белән 20 градуска кадәр суык булуы көтелә

Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 3-4 гыйнварларында һава температурасы кич белән ул 18-20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә. Һава торышының кинәт суытуы белән бәйләп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә: - әһәмияте зур булмаган очракта шәхси автотранспортка утырып юлга чыкмаска; - сәяхәттә юл кырында ялгыз...

Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 3-4 гыйнварларында һава температурасы кич белән ул 18-20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Һава торышының кинәт суытуы белән бәйләп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә:

- әһәмияте зур булмаган очракта шәхси автотранспортка утырып юлга чыкмаска;

- сәяхәттә юл кырында ялгыз машина очраса, туктап, ватылуның сәбәбен ачыкларга; зыян күрүче булса, ярдәм күрсәтергә; тиешле органнарга хәбәр итәргә;

- балаларны урамга өлкәннәрдән башка чыгармаска;

- кеше нык туңган очракта иң нәтиҗәле ысул - ул кешене җылы душка кертү, җылы кием бирү, кайнар эчемлекләр эчертү;

- кеше туңган очракта, аны 1-2 сәгать яхшылап җылытырга. Зыян күрүченең хәле яхшырмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә;

- спиртлы эчемлекләрне эчу катгый тыела. Бу кешенең зиһене чуалуга һәм аның организмының туңуына гына китерә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев