Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кичә популяр җырчы Максуд Юлдашев гаилә корып җибәрде

Кичә, 29 ноябрьдә татар эстрадасының популяр җырчысы Максуд Юлдашевның туе булды. Максуд үзе бу хакта бөтен җир шарына сөйләргә теләмәсә дә, туйда булган дуслары интернет челтәренә мәҗлестән фотолар урнаштырырга өлгерде инде. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, Максудның үзенә шалтыраттык. "Туебыз Казан үзәгендәге ресторанда узды. Мәҗлескә 80ләп кунак килде, күпчелеге -...

Кичә, 29 ноябрьдә татар эстрадасының популяр җырчысы Максуд Юлдашевның туе булды. Максуд үзе бу хакта бөтен җир шарына сөйләргә теләмәсә дә, туйда булган дуслары интернет челтәренә мәҗлестән фотолар урнаштырырга өлгерде инде. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, Максудның үзенә шалтыраттык.


"Туебыз Казан үзәгендәге ресторанда узды. Мәҗлескә 80ләп кунак килде, күпчелеге - туганнар. Шулай ук остазым, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, иҗатташ дусларым - Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Нурзадә, Илнар Ялалов, Илгиз Шәйхразиев котларга килде. Туйны шоумен Илдус Закиров алып барды. Барлык кунаклар да канәгать калды. Мин исә чиксез бәхетле!" - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Максуд Юлдашев.

Җырчының тормыш иптәше Мәрвәрид чыгышы белән Урта Азия якларыннан, әлегә уку йортында белем ала. Аларны Максудның туганнары таныштырган. Максуд белән Мәрвәрид ярты ел очрашып йөргәннән соң кавышкан. Яшь гаилә Казанда яшәячәк.


Эльвира ШАКИРОВА. Гөлинә ШӘЙХРАЗИЕВА фотосы

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев