Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кичә "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды

Кичә, 28 июньдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты алдындагы мәйданда "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды. "Җәйге төндә фән" фестивале 4 фәнни-популяр лекторийны, интерактив белем бирү һәм күңел ачу зоналарын берләштерә. Әлеге чараның үзенчәлеге - аның ачык һавада күпсанлы белем бирү активлыкларының берләштерелүе. Фәнни-популяр лекторий 4 чатырда узачак....

Кичә, 28 июньдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты алдындагы мәйданда "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды.

"Җәйге төндә фән" фестивале 4 фәнни-популяр лекторийны, интерактив белем бирү һәм күңел ачу зоналарын берләштерә. Әлеге чараның үзенчәлеге - аның ачык һавада күпсанлы белем бирү активлыкларының берләштерелүе. Фәнни-популяр лекторий 4 чатырда узачак. Темалары "Филология һәм культурология", "Тарих һәм востоковедение, "Татаристика" һәм "Психология". " Җәйге төндә фән" КФУда укытыла торган дисциплиналар белән танышырга ярдәм итәчәк. Бу чара абитуриентлар өчен һәм фән белән кызыксынучылар өчен аеруча файдалы.


Чара ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов, рус шагыйре Александр Пушкинның туганы барон Александр фон Гревениц катнашты.


Фестивальнең ачылыш көнендә катнашучылар гуманитар фәннәр белән якыннанрак таныша алды. Алдагы лекция тагын бер атнадан булачак һәм табигый-фәнни юнәлешкә багышлана.

Интертат

Фото: kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X