Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Киләсе елда 10 нчы сыйныфларны “телдән сөйләү” белән инглиз теленнән тест көтә – министр

Чит телләр буенча белем бирү мәсьәләсендә борчылырлык урын бар. Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә бу хакта Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде. "Ел саен үткәрелә торган диагностика тестлары 4, 6 һәм 8 нче сыйныф укучыларының чит телләрне белү дәрәҗәсе әллә ни югары...

Чит телләр буенча белем бирү мәсьәләсендә борчылырлык урын бар. Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә бу хакта Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.

"Ел саен үткәрелә торган диагностика тестлары 4, 6 һәм 8 нче сыйныф укучыларының чит телләрне белү дәрәҗәсе әллә ни югары булмавын күрсәтә", - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр сүзләренчә, республика командасының инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасында мактанырлык чыгыш ясамавы да уйланырга мәҗбүр итә. Киләсе елның апрелендә илкүләм олимпиада Казанда узачак.

"Безнең тарафтан чит тел белемен камилләштерү буенча "юл картасы" эшләнде. Киләсе елда 10 нчы сыйныфларда "телдән сөйләү" бүлеге белән инглиз теленнән тест үткәреләчәк. Шул рәвешле, без 2022 елга да әзерләнәбез, ул вакытта Россиядә чит илдән Бердәм дәүләт имтиханын гамәлгә кертү планлаштырыла", - дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.

Татар Информ

Nfnfh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев