Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кисәтү: Татарстанга яшен һәм көчле җил якынлаша, һава торышының кинәт бозылуы көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе һава торышының көйсезләнәчәге н җиткереп, кисәтү таратты. Бүген, 29 июльдә, көндез яшен һәм кыска вакытлы көчле җил көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Шул уңайдан коткаручылар җил вакытында җимерелү куркынычы булган урыннардан, ботаклары салынып төшкән агач асларына качмаска киңәш...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе һава торышының көйсезләнәчәге н җиткереп, кисәтү таратты.

Бүген, 29 июльдә, көндез яшен һәм кыска вакытлы көчле җил көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Шул уңайдан коткаручылар җил вакытында җимерелү куркынычы булган урыннардан, ботаклары салынып төшкән агач асларына качмаска киңәш итә. Яшен вакытында тәрәзә һәм ишекләрегезне ябарга, шулай ук җилләткеч һәм төтен юллыкларын капларга онытмагыз. Яшен вакытында телефоннан сөйләшү дә куркыныч.

Синоптиклар буген кыска вакытлы яңгыр да ышандыра. Көндезге һава температурасы 25-30 градус җылы булачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев