Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кияү белән кәләш фотографны судка биргән

Яшьләрнең шикаяте фотоларның сыйфатына гына түгел, ә аның композициясенә дә кагыла. Уфада яшәүче Юлия Мясина фотоларны күз яшьләрсез карый алмый. Берсендә кияү белән кәләш янәшәсеннән таныш булмаган ир-ат сумка күтәреп узып бара. Икенчесендә бер ханымның ярты гәүдәсе кадрга эләккән. Кияү белән кәләшнең йөзенә караганда исә алар өчен бу туй түгел,...

Яшьләрнең шикаяте фотоларның сыйфатына гына түгел, ә аның композициясенә дә кагыла.

Уфада яшәүче Юлия Мясина фотоларны күз яшьләрсез карый алмый. Берсендә кияү белән кәләш янәшәсеннән таныш булмаган ир-ат сумка күтәреп узып бара. Икенчесендә бер ханымның ярты гәүдәсе кадрга эләккән. Кияү белән кәләшнең йөзенә караганда исә алар өчен бу туй түгел, ә кичерә алмаслык бәйрәм кебек тоела.

Бу кадәр "уңышлы" фотолар өчен фотограф 13 мең сум акча да алган. Ул ясаган 600 фотоның чагыштырмача нибары 30ы гына яхшы, чыккан дип яза "Әлмәт таңнары". Ә тантананың видеоязмасы яшьләргә бөтенләй дә тапшырылмаган.

Юлия белән Станислав акчаны кире кайтаруын сорап, фотографның өенә барганнар, әмма аларга ишек ачучы булмаган.

Чыганак һәм фото: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X