Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Көрәшчеләр булдырды!

13-14 февральдә Биектау районы Спорт сараенда "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелүче татарча көрәш буенча традицион ярышлар булып узды. Илледән артык команда катнашкан ярышта безнең район командасы Әлмәт районы командасыннан азга гына калышып икенче урынны яулады. Өченче урында Биектау районы командасы. Шәхси беренчелектә 70 килограммга кадәр үлчәү...

13-14 февральдә Биектау районы Спорт сараенда "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелүче татарча көрәш буенча традицион ярышлар булып узды. Илледән артык команда катнашкан ярышта безнең район командасы Әлмәт районы командасыннан азга гына калышып икенче урынны яулады. Өченче урында Биектау районы командасы. Шәхси беренчелектә 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Артур Зөлкәрнаев белән 80 килограммга кадәр үлчәүдә бил алышкан Илдар Гыйниятуллин чемпион исемен яуладылар. 100 килограммга кадәр үлчәүдә көч сынашкан Раил Нургалиев һәм 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Раил Мараков икенче урынга лаек булдылар. 75 клограммга кадәр үлчәүдә бил алышкан Ранис Галимуллин белән 100 килограммга кадәр үлчәүдә көч сынашкан Муса Галләмовлар бишенче урында. Калган көрәшчеләребез - Динар Кәримуллин, Рафис Сәмигуллин, Зөлфәт Ибраһимов һәм Рамил Корбановлар да әлеге зур җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев