Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Коррупция - тәҗел мәсьәлә

26 октябрь көнне район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәшмә узды. Теләче муниципаль район башлыгы каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында байтак тәҗел мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне муниципаль район Советы башлыгы, әлеге комиссиянең рәисе Илдус Зарипов алып барды. Утырышта түбәндәге көн тәртибе каралды: 1. Теләче муниципаль районында көнкүрештәге коррупцияне...

26 октябрь көнне район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәшмә узды. Теләче муниципаль район башлыгы каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында байтак тәҗел мәсьәләләр тикшерелде.
Киңәшмәне муниципаль район Советы башлыгы, әлеге комиссиянең рәисе Илдус Зарипов алып барды. Утырышта түбәндәге көн тәртибе каралды:
1. Теләче муниципаль районында көнкүрештәге коррупцияне булдырмау.
2. Теләче районы эчке эшләр бүлегенең коррупцияне кисәтү буенча эшчәнлеге һәм узып баручы елның 9 аена нәтиҗә ясау.
3. Бюджет һәм бюджеттан тыш финанс средстволарын максатчан һәм рациональ файдалануны контрольдә тоту, исрафчылык очракларын булдырмау турында.
4. 2015 елның 9 аенда Теләче районында хокукый норматив актларга коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәсе.
5. 2015 елның беренче яртыеллыгына Татарстан Республикасында коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре хакында.
Утырышта әлеге көн тәртибе буенча район прокуроры Рим Сөнгатуллин, Теләче районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Зиннәтуллин, район хисап палатасы рәисе Салават Фәрхетдинов, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Юрий Юмельянов, муниципаль район Советы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова чыгыш ясадылар.
Киңәшмә азагында 2015 елда Теләче районында көнкүрештәге коррупцияне киметү буенча чаралар расланды. Моннан тыш утырышта каралган көн тәртипләре буенча эзлекле эш алып бару, бюджет һәм бюджеттан тыш финанс средстволарын максатчан файдалану бурычы куелды. Киңәшмә ахырында, тикшерелгән мәсьәләләр буенча 5 пунктан торган карар кабул ителде.
Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев