Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Корстонда үз әнисен үтерүдә шикләнелүче малай миллиардер улы булып чыккан

Шушы көннәрдә без сезгә Корстон кунакханәсендә хатын-кыз мәете табылганлыгы турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге вакыйга турындагы өстәмә мәгълүматлар интернетны "шартлатты". Баксаң, әлеге ханымны чыннан да 19 яшьлек малае наркотиктан исергән хәлендә көчле ачуланышудан соң үтергән булырга мөмкин, хәзерге вакытта ул төп шикләнелүче... Алай гына да түгел, бу гаилә ил...

Шушы көннәрдә без сезгә Корстон кунакханәсендә хатын-кыз мәете табылганлыгы турында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге вакыйга турындагы өстәмә мәгълүматлар интернетны "шартлатты". Баксаң, әлеге ханымны чыннан да 19 яшьлек малае наркотиктан исергән хәлендә көчле ачуланышудан соң үтергән булырга мөмкин, хәзерге вакытта ул төп шикләнелүче...

Алай гына да түгел, бу гаилә ил күләмендә билгеле гаилә булып чыккан - үтерүдә шикләнелүче малай "Старик Хоттабыч" кибетләренең хуҗаларының берсе, миллиардер Игорь Сосинның малае Егор икән. Хәзерге вакытта Егор Сосин кулга алынган, сак астында тотыла. Тикшерү дәвам итә.

фотода: әнисе һәм улы.
фото vk.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев