Хәзерге вакытта төп шикләнелүче - әлеге хатынның 19 яшьлек малае.
10 декабрь көнне 44 яшьлек хатын малае белән Мәскәүдән Казанга килә. Максатлары - психологик тренингта катнашу була. Кич белән исә кунакханәдә яшәүчеләрнең берсе коридорда канга буялып беткән егетне күреп ала. Ул шундук кунакханә хезмәткәрләрен чакыра. Алар исә номерда хатын-кызның үле гәүдәсен таба. Әлеге хатын телефонны зарядкалау җиһазы белән буып үтерелегән, дип фаразлыйлар.