Төлкеләр саны арта
17 август көнне исә Татарстанның төп ветеринария идарәсе республикада котыру чиренә каршы көрәш максатыннан икеайлык игълан итәргә мәҗбүр булды. Бу аңлашыла да, чөнки агымдагы елда республиканың 36 районы һәм Казанда котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән инде. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга (!) артыграк.
- Узган ел котыру чире ачыклану куркынычы зур булган торак пунктлар саны 31 генә булса, быел әлеге күрсәткеч 220 гә җитте, - дип ассызыклыйлар җаваплы идарәчелектә.
Әлеге авыру очракларының артуын белгечләр кимерүчеләр һәм төлкеләрнең кискен артуы белән бәйләп аңлата. Моның шулай булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2014 елда республиканы аучылык урыннары һәм хуҗалыкларында барлыгы 2385 төлке атып үтерелгән булса, агымдагы елда бу күрсәткеч 7115 кә (!) җиткән. Азнакай, Алексеевск, Чистай, Лениногорск һәм Баулы районнарында төлкеләр аеруча еш очраган. Ә менә Арча, Әгерҗе, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Әлки, Кама Тамагы, Кукмара, Апас, Менделеевск һәм Теләче районнарында исә, киресенчә, бу күрсәткеч әллә ни зур түгел.
- Төлкеләрне атып үтерү һәм котыру чире арасында үзара бәйлелек сизелә: 250 һәм аннан да күбрәк баш төлке юкка чыгарылган районнарда әлеге хайваннар арасында котыру авырулары гомумән дә теркәлми, - дип аңлата белгечләр.
Прививканы бушлай ясат
Котыру чире таралуның тагын бер сәбәбе - халыкның әлеге авыруны кисәтү белән бәйле тиешле белеме булмау. Ә бит бу авыру аеруча куркынычлардан санала. Әгәр тиешле ярдәм вакытында күрсәтелмәсә, ул 100 процент очракта үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә бу авыруны кисәтү өчен түбәндәге чараларны куллану мөһим.
Беренчедән, йорт хайваннарына котыруга каршы махсус прививка ясату кирәк. Табигатькә чыгар алдыннан бу гамәлнең әһәмияте бермә-бер арта. Хайваннарны бары тик махсус оешмалардан гына алырга киңәш ителә. Өстәвенә, алардан ветеринар таныклык таләп итәргә кирәк. Икенчедән, хуҗасыз хайваннардан читтә булу сорала. Аларны кулдан ашату һәм сыйпау катгый тыела. Хайваннар тешләгән очракта кичекмәстән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү кирәк.
Мәсәлән, котыру чиренә каршы юнәлдерелгән икеайлык барышында йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививканы бушлай ясатып була. Аларны теркәү шулай ук түләүсез тормышка ашырылачак. Бу чорда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмчел һәм фермерлык хуҗалыкларындагы малларны прививкалауны да контрольгә алачаклар. Татарстан район һәм шәһәрләрендә эт һәм мәчеләрнең санап, аларны җитди контрольгә алу күздә тотыла.
Бер кат ассызыклап узганча, котыру чирен эләктерү куркынычы кешегә дә яный. 2014 елда Яшел Үзән районында шундый бер очрак ачыкланган иде. Ә 2013 елның октябрендә исә Татарстанда яшәүче бер затны Һиндстанда эт тешләгән булган. Тик ул медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүне кирәк тапмаган. Нәтиҗәдә, аның котыру чиреннән вафат булганлыгы билгеле.
Котыру чире колач җәя: ничек көрәшергә?

Шушы көннәрдә Татарстанда хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чараны уздыру юкка түгел, билгеле. Агымдагы елда республикада хайваннарның котыру чире йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк (!) ачыкланган. Хәтерләсәгез, республикада котыру чире йоктырган хайваннар санының кискен артуы турында...
Шушы көннәрдә Татарстанда хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чараны уздыру юкка түгел, билгеле. Агымдагы елда республикада хайваннарның котыру чире йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк (!) ачыкланган.
Хәтерләсәгез, республикада котыру чире йоктырган хайваннар санының кискен артуы турында агымдагы елның маенда ук сөйли башлаганнар иде инде. Ул чагында бу вәзгыятьне язгы чор белән бәйләп аңлаттылар. Хәер, ул чагында ук агымдагы елда котыру очракларының 2014 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк теркәлгәнлеге билгеле булды. Әлеге очракларның 54 проценты төлкеләрдә, дип хәбәр иткән иде Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 16:10Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.100
-
18 август 2022 - 15:09"Җырлыйк әле" тапшыруында Теләчеләр Күптән түгел Теләче районы үзешчәннәре Татарстан Яңа гасыр каналында чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып кайтты.2600
-
18 август 2022 - 14:35Кулланучы хокукларым нинди? - Сәүдә объектына микродулкынлы мичне алып килдем. Ремонт вакыты 45 көн күрсәтелгән иде. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 20 көн вакыт узды, әмма микродулкынлы мич әле дә ремонтланмаган. Кулланучы хокукларым нинди?3700
-
18 август 2022 - 13:50Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин халыкны кабул итәчәк 22 август 2022 нче ел көнне, “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин борчыган сораулар буенча халыкны шәхси кабул итәчәк.3500
-
18 август 2022 - 13:36АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированных участков нефтепроводов АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Пермь – Альметьевск в Пермском крае и Альметьевск – Куйбышев-2 в Самарской области.3100
-
18 август 2022 - 10:27Подведены итоги летней Спартакиады работников АО «Транснефть – Прикамье» АО «Транснефть - Прикамье» подвело итоги ежегодной летней спартакиады работников. Мероприятие проходило на базе спортивного комплекса «Юность» в г. Лениногорске Республики Татарстан.4400
-
18 август 2022 - 10:01Артур Хабиров истәлегенә футбол ярышлары узачак Иртәгә, ягъни 19 август көнне сәг. 15.00 дә Татарстан республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, өстәмә белем бирү педогогы Артур Хабиров истәлегенә футбол ярышлары узачак.5700
-
18 август 2022 - 08:49Сатуда - Илшат Билаловның "Тауда язылган язмыш" китабы Бу әсәр авыл табиблары тормышына багышлана.7100
-
18 август 2022 - 08:45Җәйге чор бик күңелле Ничек итеп китапханәгә яңа укучылар җәлеп итәргә һәм ничек итеп интернеттан һәм телевидениедән тыш, китап бар икәнен кешеләргә, бигрәк тә балаларга төшендерергә? Моның өчен безнең китапханәчеләр мавыктыргыч чаралар үткәреп кенә калмыйча, материал бирүнең яңа формаларын да эзлиләр. Шундый формаларның берсе - төрле акцияләр уздыру.7000
-
18 август 2022 - 08:05КАРЛЫГАННЫ ОНЫТМАГЫЗ Уңышын биреп бетергәннән соң, карлыган һәм крыжовник киләсе елга чәчәк бөреләрен формалаштыра башлый, шуңа аны тукландыру турында уйларга кирәк.10300
-
17 август 2022 - 15:09Эшкә чакырып килгәннәр Бүген, ягъни 17 август көнне, район Советының утырышлар залында Казан вертолет заводы вәкилләре - Николай Липатов белән Хәлил Гыйниятов районның мәшгульлек үзәген исәптә торучы һәм авыл җирлекләрендәге эшсез райондашларыбыз белән очрашты.16200
-
17 август 2022 - 14:06Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды 1 сентябрь – Белем көне якынлашкан көннәрдә Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды.13200
-
17 август 2022 - 13:57Урманнарга керү тыела Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.7800
-
18 август 2022 - 15:00Яңа почта бүлекчәсе файдалануга тапшырылды
-
17 август 2022 - 11:41Үзәк мәктәбендә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында, уку әсбаплары тапшырдылар.
-
17 август 2022 - 10:25
-
17 август 2022 - 06:45
-
18 август 2022 - 14:01Чиста-пөхтә, яктыБүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, онлайн форматта,авыл җирлекләрендә урнашкан 15 төзекләндерелгән почта бүлекчәсен файдалануга тапшыру тантаналары узды.4300
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.78300
-
16 август 2022 - 15:42Конкрет бурычлар куелды Бүген, ягъни 16 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә үткәрде.38600
-
15 август 2022 - 08:35Төзелеш эшләре финиш сызыгына якынлаша 11 август көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзенең эш бүлмәсендә җаваплылыгы чикләнгән “ТОПГАЗ” ширкәте вәкилләрен кабул итте.35600
-
15 август 2022 - 08:38Кышка әзерлекләре тикшерелде 11 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Таң”, Игенче”, Чулпан” ширкәтләрендә, “Низамов М.Х” “Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында булып, аларның кышка әзерлеге һәм алардагы ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.23400
-
17 август 2022 - 09:52Кыр эшләре көндәлеге Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Августның кояшлы, чалт аяз көннәре моңа бер дигән мөмкинлек бирә.21100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика