Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Коткаручылар атна дәвамында бозга кермәскә киңәш итә

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда бу атна дәвамында декабрь ае өчен хас булмаган җылы көннәр саклана. Һава температурасы 5 градуска кадәр җылыта. Шул уңайдан ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бозга керүдән тыелып торырга киңәш итә. Идарә тармагының сулыкларда кеше куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе Юрий Венедиктов әйтүенчә,...

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда бу атна дәвамында декабрь ае өчен хас булмаган җылы көннәр саклана. Һава температурасы 5 градуска кадәр җылыта.

Шул уңайдан ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бозга керүдән тыелып торырга киңәш итә. Идарә тармагының сулыкларда кеше куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе Юрий Венедиктов әйтүенчә, боз әле тиешле дәрәҗәдә ныгымаган. "Һава температурасы 0дән югары булганда боз аеруча куркынычка әйләнә, - дигән ул. - Идел һәм Чулман кебек елгаларда боз калынлыгы әле 2-3 сантиметрдан да артмый".

Сүз уңаеннан, бу кышта Татарстанда 5 кеше боз астына китеп вафат булды инде. 45 балыкчының коткаручылар тарафыннан гомере саклап калынган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев