Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кредит түләмәс өчен ир-ат ике ел урманда яшәгән

Минскилы мошенниклыкта гаепләнә.

Белоруссиядә кредит түләмәс өчен полиция хезмәткәрләреннән урманда качып яткан ир-атны кулга алганнар. Бу хакта республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

35 яшьлек ир  Жодино шәһәрендә тоткарланган. Ул автоматта уйнау белән «чирләгән», шул сәбәпле аннан хатыны һәм баласы киткәннәр. Соңрак ул банктан зур күләмдә кредит алган, дусларыннан бурычка акча җыйган, шулай да минскилы уен уйнап акчаларын кайтара алмаган. Аны мошенниклыкта гаепләп, эзләүгә биргәннәр. Бурычлы урманда качып йөргән, анда шалаш ясаган, балык, гөмбә һәм җиләк ашап яшәгән.

Гаепләнүчене очраклы рәвештә тапканнар. Эчке эшләр министрлыгы курсанты эзләнүче ир-атка охшаш кешегә игътибар итеп, полицияне чакырткан, ә үзе аның артыннан барган һәм торган җиренә килеп чыккан.

 

Фото: Белоруссиянең Эчке эшләр министрлыгы.

http://maydan.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев