Теләче Информ

Кроватьтан егылган 120 килограммлы хатынга коткаручылар ярдәм иткән

Әлмәттә кроватьтан егылган 120 килограммлы хатынга коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Реклама

Географическая урамындагы 15нче йорттан хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына 12 июньдә алынган. Шалтыратучы кеше 120 килограммлы кызының кроватьтан егылуын һәм үзе тора алмавын хәбәр иткән. Хатын-кызга ярдәмгә Әлмәт коткаручылары килгән. Алар аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары кулына тапшырган.
  Татар -информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: