Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Көрәшчеләр 25 медаль яулады

20-22 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узуы турында хәбәр ителгән иде инде. Йомгак ясап, медальләрне дә санарга вакыт җиткәндер. Ярышларның беренче көнендә Россия данын яклаучы спортчылар - Марат Купкенов, Рамил Синәкәев, Дим Хәйруллин, Наил Мөхәммәтҗанов, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов көрәш...

20-22 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узуы турында хәбәр ителгән иде инде. Йомгак ясап, медальләрне дә санарга вакыт җиткәндер.

Ярышларның беренче көнендә Россия данын яклаучы спортчылар - Марат Купкенов, Рамил Синәкәев, Дим Хәйруллин, Наил Мөхәммәтҗанов, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов көрәш буенча дөнья чемпионнары булып танылды. Шулай итеп, үзебезнең көрәш Татарстанга 3 алтын медаль китерде.

Илнең хатын-кызлар җыелма командасы составына кергән Татарстан кызларының берсе дә медальсез калмады - Замирә Әхмәтова белән Алена Калугинаны Казан келәме дөнья чемпионы итсә, Регина Салихова - "көмеш", Алинә Мөхәммәтханова, Екатерина Бусова, Диләрә Латыйпова һәм Римма Садыйкова - "бронза"лы булды.

Билбаулы көрәшнең ирекле стилендә Габделҗәлил Сөләйманов, фаразланганча, иң җиңел үлчәүдә чемпион булып, дөнья мәйданын өченче тапкыр яулады. Татарстанның калган көрәшчеләре дә медальсез калмады - Радик Сәлахов, Илнар Закиров, Илнур Вәлиуллин, Рамил Синәкәев, Ирек Шәяхмәтов, Марат Мөхәммәтҗанов өченче урынга күтәрелделәр.

Билбаулы көрәшнең татар көрәшенә якынрак төре - классик стильдә Раил Нургалиев өченче тапкыр дөнья чемпионы булып танылды. Татарстаннан Ислам Фәләхов белән Ренас Кәлимуллин да сынатмады. Алар - чемпионнар! Ә менә Илдар Аббасов чемпион була алмады. Ул Татарстаннан Эмиль Җиһаншин, Илдар Гыйниятуллин һәм Муса Галләмов кебек үк "көмеш"ле генә булды. Тагын бер көрәшчебез Эльдар Хәмитов өченче урында калды.

Очына чыга алдыгызмы?! Казанда узган дөнья чемпионаты ике төр буенча Татарстан көрәшчеләренә барлыгы 25 медаль китерде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев