Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Күршеләрдә атыш: яраланган 7 кешенең берсе үлгән

Башкортостанның Салават шәһәрендәге җинаять 29 октябрьгә каршы төндә кылынган. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган инде. Тикшерү дәвам итә. Беренчел фаразлар буенча, шәһәрнең бер автосервисы янында ике компания арасында бәхәс килеп чыга. Барысына да юл һәлактенә эләккән, дөресрәге чокырга төшкән машинаны чыгарырга азапланган бер төркем егет янына өч билгесез кешенең...

Башкортостанның Салават шәһәрендәге җинаять 29 октябрьгә каршы төндә кылынган.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган инде. Тикшерү дәвам итә.

Беренчел фаразлар буенча, шәһәрнең бер автосервисы янында ике компания арасында бәхәс килеп чыга. Барысына да юл һәлактенә эләккән, дөресрәге чокырга төшкән машинаны чыгарырга азапланган бер төркем егет янына өч билгесез кешенең килеп, аларны видеога төшерә башлавы сәбәпче булган. Үзара сүзгә киләләр һәм шул вакытта видеога төшерүчеләрдән берсе травматик пистолет алып, икенче ир-атның йөзенә ата. Ыгы-зыгы куба, пистолетын тартып алалар.

Ләкин вакыйгалар агышы яңа борылыш ала. Зыян күрүче як сервиста маташкан арада, анда битлек кигән билгесез кешеләр кереп атыш башлый. Зыян күргән 7 кешенең берсе хастаханәдә җан бирә, калганнарының да хәле авыр, диелә. Кайбер мәгълүматлар буенча вафат булучы 36 яшьлек ир-ат автосервисның хуҗасы, яраланучылар аның дуслары булган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев