Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Күрәзәче аңа табыш юрый, ләкин вакыйга көтмәгәнчә тәмамлана

Симферопольдә яшәүче хатын-кыз күрәзәчелек итүче әбинең 70 мең сум акчасын урлаган. Күрәзәче аңа сеанс вакытында тиздән табыш киләчәге турында юраган булган. Бу хакта Кырым республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Симферопольдәге 62 яшьлек күрәзәче полициягә үзенең 70 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр иткән. Шикләнелүче 32 яшьлек җирле хатын-кыз тоткарлана.

«Гаепләнүче сүзләренә караганда, күрәзәче белән ул күптән таныш һәм аңа берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәне булган. Юраучы аңа күпмедер вакыт аралыгына киләчәк язмышы турында сөйли торган булган. Шундый сеансларның берсендә 62 яшьлек күрәзәче әлеге хатын-кызга бик тиздән табыш киләчәген юраган, гаепләнүче, юрауның кабул булганын көтмичә, күрәзәче карчыкның сумкасыннан акчаларын урлаган», дип хәбәр итәләр полициядә.

 

Җинаять эше ачылган. РФ Җинаять Кодексының бу очракка туры килә торган маддәсе буенча 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: https://pixabay.com | moritz320

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев