Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Күрәзәчеләрнең “үлгән” дигән сүзенә ышанасы килми”

24 июнь көнне Түбән Камада Адель Гарипов исемле егет суга төшкәндәй юк була. Бу кичтә ул дуслары белән кич чыга һәм Бызов базары тирәсендә машинадан төшеп кала. Салонда исә ул рюкзагын, телефонын һәм барлык акчасын калдыра. Онытыпмы, башка сәбәп беләнме, монысы билгесез. Адельнең очрашып йөри торган кызы Виолетта Бызов базары...

24 июнь көнне Түбән Камада Адель Гарипов исемле егет суга төшкәндәй юк була. Бу кичтә ул дуслары белән кич чыга һәм Бызов базары тирәсендә машинадан төшеп кала. Салонда исә ул рюкзагын, телефонын һәм барлык акчасын калдыра.

Онытыпмы, башка сәбәп беләнме, монысы билгесез. Адельнең очрашып йөри торган кызы Виолетта Бызов базары тирәсендә яши. Якыннары егетне аның янына юл алгандыр дип уйлый. Әмма ул сөйгәне янына килеп җитә алмый.



-Гаиләдәге кайбер катлаулы хәлләр аркасында без бу кичтә бергә түгел идек. Әмма Адельдә алдагы көнне бернинди сәерлек сизмәдем, узен тыныч тотты. Тәртипле гаиләдән ул. Һәрвакыт шат күңелле булды. "Танеко" оешмасында хезмәт куйды. Әти-әнисе дә яхшы кешеләр, - ди кызы.


Бер минутка да телефонын үзеннән калдырмаган егетнең барлык әйберен машинада калдыруы сәер, әлбәттә. Әмма кичне бергә уздырган дуслары Адельне икенче көнне генә эзли башлый. Һәм шул көннән бирле бүгенгә кадәр - инде өч атнадан артык вакыт узган, тик егеттән бер хәбәр дә юк.


-Инде кайда гына бармадык, нинди генә күрәзәче бусагасын таптамадык, - ди сөйгән кызы Виолетта Анашкина. - Һәрберсенең үз версиясе. Берсе "исән" ди, икенчесе "исән килеш таба алмассыз" дип өметне өзә. Урманнан, судан, башка шәһәрдән эзләргә кушучылар да бар. Аңа охшаган егетне соңгы тапкыр понтон күпер ягында, "Пробуждение" борылышы ярында күргәннәр. Ул тирәне мең урадык инде. Үзебез генә дә, волонтерлар белән дә. Урман, бакчалардан да карадык. Волонтерларга зур рәхмәт, алар шулкадәр күп җыелды. Сазлы урыннар, ташландык биналардан, урманнардан да эзлиләр. Полиция шул кичтә аның белән булган дусларын сораштыра, шуннан тыш ничек эзлиләрдер - монысын белмим.


Ичмаса, берәр билге күрсәтеп, төшебезгә дә керми. Әти-әнисенә дә, миңа да юк. Әмма без өметне өзмибез, әле күп вакыт узмады, Адель белән исән килеш күрешербез дип уйлыйбыз.


Өйдән чыгып киткәндә егетнең өстендә караңгы төстә (өске ягы кызыл) толстовка, куе төсле джинс чалбар була (фотода).



Әгәр егет турында берәр нәрсә белсәгез, кайдадыр аңа охшаган кешене күрсәгез, 89274644076 номерына шалтырата аласыз. Якыннарына бүген теләсә нинди хәбәр бик кадерле.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X