Бистәнең "Бертуган Комаровлар" тукталышында 51 яшьлек хатын-кыз йөк поезды астына кергән. Хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре ала, ул бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр иткән район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев "Хезмәт даны"на.