Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Кул эшләренең бәясе югарырак булырга тиеш”

Алсу Нигъмәтҗанова – кул эшләре белән җенләнгән кеше. Нәрсәгә тотынса да булдыра ул: сәйләннән бизәкләр дә эшли, махсус материалдан чәчәкләр ясый, тортлар пешерә, сабын кайната, кирәк икән, чигеп тә куя... Бүген исә яшьләрне аның чуклы алкалары, ясалма таштан ясалган таҗ, беләзек, муенса, түштамга ише әйберләре кызыксындыра.

Алсу Мәскәүдә яшәсә дә, Әлмәт, Казан, Уфа, Екатеринбург шәһәр­ләреннән заказлар явып кына тора аңа. Әлеге матурлыкны тудыру серен Алсуның үзеннән сораштым.

– Кул эшләренә тартылуым нә­селдән килә. Әтинең әтисе Сибгатулла бабабыз заманында Нурлат районының атак­лы тегүчесе булган. Әтиемнең апасы да тегүче, әтием дә кул эшенә оста, аларның сәләте миңа да күчкән, – ди Алсу Нигъмәтҗанова. – Кайбер кеше гомере буе күңеленә хуш килмәгән эш белән шөгыльләнә. Кемдер үзенә нинди шөгыль туры килүен белми, һөнәр сайлаганда да аптырап бетә. “Кечкенә чакта нәрсә эшләү турында хыялландыгыз, шуны башкарыгыз, шул эш сезгә туры килер!” – дигән бер акыллы кеше. Үзем кечкенә чакта ук альбомга эскизлар, таҗ рәсемнәре ясый идем. Балачактан хыялым шул булган, күрәсең. Ә мәктәптә хезмәт дәресендә кызлар алъяпкыч, халат теккәндә, мин муенса ясыйм, шәрык костюмын сәйләннәр белән бизи идем.

– Алсу, син нинди генә кул эшләре белән шөгыльләнеп карамагансың! Әмма асылташлар белән алкалар, таҗлар ясауда тукталгансың. Бу эшкә ничек кереп киттең? – дим.

– Башка төр кул эшләреннән күп­ме­дер вакыттан соң үзем ялыгам, туктый идем. Икенче бала белән авырга узгач, келәйгә аллергия башланды, чәчәкләр ясауны шул сәбәпле туктаттым. Аннан, бер ел элек иремнең сеңлесенең никахка әзерләнгән чагы. Яулык өстенә куярга таҗ эзли, нинди кирәк икәнен дә аңлата, таба гына алмыйбыз бит. Бер остага заказ биреп тә карады, тик соңыннан аның эшен яратмады. Аптырагач, сеңлебезнең хыялындагы таҗны үзем ясап карарга булдым. Ошатты. Эшемне социаль челтәргә урнаштырдым, заказлар килергә тотынды.

Беренче вакытта башка осталарның эшенә карап, кабатлап ясый идем. Хәзер инде үземнең билгеле бер стилем барлыкка килде. Шулай да, кайчак заказчының теләген атналар буе башымда йөртеп, күп дизайнерларның эшләрен караганнан соң гына шәп идея туа.

– Материалларны кайдан аласың?

– Юк-бар материал алып, күп тапкыр хаталанасың, эзләнәсең инде. Гади тегү кибетләреннән фурнитуралар алмыйм, анда бәяләр күп тапкыр арттырып куелган. Күпләп сатып алам, алай очсызракка төшә. Мәскәүнең зур сәүдә үзәкләреннән, интернеттан табам, чит илдән – Кытай, Төркия, Европадан кайтартам.

– Эшләреңнең бәяләре ничек?

– Чуклы алкаларның хакы 900 сумнан ике меңгә кадәр. Таҗлар 1,5 мең сумнан 5,5 меңгә кадәр. Һәр эшләнмәнең фотосын социаль челтәргә куям, кайчак язылучыларым арасында акцияләр, конкурслар да оештырам. Заказларымны матур төргәккә салып, почта аша илнең теләсә кайсы почмагына җибәрәм. Эшенә күрә хакы кыйммәт түгел дип саныйм. “Паяльник” белән эретеп ябыштырам, шуңа күрә бармакларымның исән җире юк, бер дә хатын-кыз кулына охшамаган. Өстәлемдә – хаос. Ике баладан, хуҗалык эшләреннән бушаган вакытта, гадәттә, төнлә эшлим.

Мәскәүдә мондый таҗларны йолдызларга 20-25 меңгә ясыйлар. Тик мин куйган хакларны кыйбатсынучылар да бар. Нишләптер, бездә халык кул эшләрен тиешле дәрәҗәдә бәяләргә өйрәнмәгән әле. Совет чорында “кәсепче эше” дигән төшенчә бар иде. Ягъни кулдан эшләнгән – ул аннан-моннан майтарылган, менә фабриканыкы, заводныкы әйбәт, имеш. Бу алай түгел. Кул эше – бердәнбер, фабриканыкы – меңләгән. Россиядән кала, бөтен дөньяда кул эшләренә зур бәя бирелә. Коко Шанель да кулдан эшләнгән бизәнү әйберләрен тагу зәвыклылык билгесе икәнен әйтеп калдырган.

"Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев