Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

КУЯН СОРАГАН ӨЧЕН ИПТӘШЕНӘ 16 ТАПКЫР ПЫЧАК БЕЛӘН КАДАГАН

Гаепләнүче дустын үтергәнен хәтерләми. Икенче көнне иртән уянганда аның бөтен киеме канлы була һәм сараенда 30 яшьлек ирнең мәетен табалар. Үтерүнең телсез шаһитләре - йорт куяннары була. Тикшерү материаллары буенча, нәкъ менә алар ызгышының төп сәбәпчеләре була да инде. Башта ирләр эчә, соңыннан хуҗа кеше дустыннан берничә йорт куяны бирүне...

Гаепләнүче дустын үтергәнен хәтерләми. Икенче көнне иртән уянганда аның бөтен киеме канлы була һәм сараенда 30 яшьлек ирнең мәетен табалар.

Үтерүнең телсез шаһитләре - йорт куяннары була. Тикшерү материаллары буенча, нәкъ менә алар ызгышының төп сәбәпчеләре була да инде. Башта ирләр эчә, соңыннан хуҗа кеше дустыннан берничә йорт куяны бирүне сорый. Мондый әрсезлекне көтмәгән ир түзеп тора алмый. Нәтиҗәдә, ул куяннар урынына иптәшенә 16 тапкыр пычак белән кадый. Бу хакта Түбән Каманың НТР 24 каналы хәбәр итә.

Суд ир-атны гаепле дип таба һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрә.

Ир-атның төрмәдән чыгуы икеле - аның тамагында яман шеш. Хәтта моны исәпкә алып та һәлак булган ирнең туганнары гаепләнүчегә бирелгән җәза артык "йомшак" дип саныйлар.

Ә үтерүченең адвокаты, киресенчә, эшнең нәтиҗәсе белән канәгать түгел. Адвокат фикеренчә, аның яклаучысы беркемне дә үтермәгән һәм ул хөкем карарын Югары судка аппеляциягә бирергә тели. Сәбәбе - үлгән ир-атның тырнаклары астыннан, өченче - чит кешенең тән тиресе табыла. Димәк, ирне башка кеше дә үтергән булуы мөмкин, ди ул.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев