Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кузбасста югалган кызның мәетен суыткычтан тапканнар

Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә җиде яшьлек кыз берничә көн элек югалган булган.

Хокук саклау органнары Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә берничә көн элек югалган җиде яшьлек кызның мәетен урамдагы иске суыткычтан тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә.
“Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз бала уйнаганда суыткычка кереп качкан һәм аннан чыга алмаган. Тикшерү башка вариантларны да карый”, - диелгән ведомство хәбәрендә.
Бала тәнендә үтерү билгеләре табылмаган. Нәтиҗәне суд-медицина экспертизасы ясаячак.
Алдан җиде яшьлек кыз баланың 29 майда көндез уйнарга чыгып китүе һәм кайтмавы хәбәр ителгән иде. Кич белән кызны әтисе эзли башлаган. Тапмагач, төнгә каршы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Кыз баланы берничә көн дәвамында эзләгәннәр.


Источник фото: телеканал «360»
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев