Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кыш китәргә ашыкмый: 20 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республика районнарында урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республика районнарында урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 7-12, аязган вакытта - 17 градуска кадәр салкынайта. Көндез 3-8градус салкын булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 5-8, аязганда - 11, көндез 2-5 градус салкын булачак.

16 мартка каршы төндә явым-төшем күзәтелми, томан төшү ихтималы саклана. Һава температурасы 9-14, аязганда 15-20 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев