Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Көзен Россия базарында дөньядагы иң арзан автомобиль сатыла башлый

Һиндстанның Bajaj Auto компаниясе көзгә Россиядә Qute модельле автомобилен сата башлый. Әлеге машинаның якынча бәясе - 300 мең сум. Шулай итеп, Qute машинасы Daewoo Matiz автомобиленнән дә арзанрак булачак. Анысына бүген бәяләр 314 мең сумнан башлана. Qute машинасы 2015 елдан башлап чыгарыла. Аны җиңел автомобиль түгел, ә квадроцикллар рәтенә кертеп...

Һиндстанның Bajaj Auto компаниясе көзгә Россиядә Qute модельле автомобилен сата башлый.

Әлеге машинаның якынча бәясе - 300 мең сум. Шулай итеп, Qute машинасы Daewoo Matiz автомобиленнән дә арзанрак булачак. Анысына бүген бәяләр 314 мең сумнан башлана.

Qute машинасы 2015 елдан башлап чыгарыла. Аны җиңел автомобиль түгел, ә квадроцикллар рәтенә кертеп карыйлар. Ул бер цилиндрлы бензин двигателе (мотоцикл) белән җиһазландырылган, 13,5 ат көченә ия, сәгатенә 70 чакрымга кадәр тизлек җыярга мөмкин. Чыгымы да бик аз - 100 чакрымга 2,8 литрдан азрак ягулык сарыф итә. Дүрт урынлы машинаның авырлыгы 400 килограмм.

Һиндстанда әлеге машина 2 мең долларга сатыла. Машина өчен бу -дөньядагы иң арзан бәя.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X