Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Лаеш районында тыелган урында төнлә су коенган егет батып үлгән

Лаеш районында Иделдә 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фаҗигале хәбәр кичә кич 112 бердәм коткару хезмәтенә килеп ирешкән. Ачыкланганча, фаҗига Боровое Матюшино ял базасы янында Идел култыгында булган. Биредә су коену тыелганын күрсәткән...

Лаеш районында Иделдә 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗигале хәбәр кичә кич 112 бердәм коткару хезмәтенә килеп ирешкән. Ачыкланганча, фаҗига Боровое Матюшино ял базасы янында Идел култыгында булган. Биредә су коену тыелганын күрсәткән билге булса да, 19 яшьлек егет суга кергән һәм төпкә киткән.

Коткаручылар егетнең үле гәүдәсен судан чыгарган, фаҗиганең беренчел сәбәпләре - тыелган урында төнлә су коену.

Салкын суда аякны көзән җыерырга, моннан тыш, салкын суга кинәт чумган кешенең йөрәге туктарга, температура үзгәреше белән сулыш алуы өзелергә мөмкин. Егетнең үлем сәбәпләрен суд-медицина экспертизасы ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев