Теләче Информ

Һәлакәттә үлгән 3 яшьлек баланың гәүдәсе 8 чакрым ераклыкта табылган

31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә. Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта да...

31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә.

Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта да алып барыла. Кайбер үле гәүдәләр еракта да табыла, ди коткаручылар. Төш вакытына 175 кешенең үле гәүдәсе табылу хакында хәбәр ителде.

Ә илдә бүген матәм көне. Һәлак булучыларның якыннары белән бергә бөтен халык кайгыра. Санкт-Петербург аэропортында көн дәвамында чәчәкләр китерәләр...

Фото: rg.ru

Интертат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: