Әлдермеш кешесе юынтык суда батып үлгән
Биектау районында Әлдермеш авылында 61 яшьлек ир-ат юынтык сулар ага торган чокырда батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. 8 мартта эпилепсия белән авыручы ир-ат автомобиль покрышкаларыннан ясалган чокырга егылып төшкән. Ул, чокырдан чыга алмыйча, тончыгып үлгән. Ирнең мәетен хатыны...
Биектау районында Әлдермеш авылында 61 яшьлек ир-ат юынтык сулар ага торган чокырда батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
8 мартта эпилепсия белән авыручы ир-ат автомобиль покрышкаларыннан ясалган чокырга егылып төшкән. Ул, чокырдан чыга алмыйча, тончыгып үлгән. Ирнең мәетен хатыны табып алган. Ул күршеләре белән ирен тартып чыгарып караган, тик булдыра алмаганнар. Экстрен хезмәтләр килеп, мәетне чокырдан алган.
Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев