Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Лениногорск районында әтисе улын атып үтергән

14 октябрьдә кич белән Савочкино авылында урамда 32 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла, дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитеты сайты. Тикшерү эшләре вакытында әлеге җинаятьтә шикле буларак, ирнең 65 яшьлек әтисе тоткарлана. Тикшерү версиясе буенча, зыян күрүче хатыны һәм 4 яшьлек улы белән әти-әнисенә кунакка кайта. Бер ара ата...

14 октябрьдә кич белән Савочкино авылында урамда 32 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла, дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитеты сайты.

Тикшерү эшләре вакытында әлеге җинаятьтә шикле буларак, ирнең 65 яшьлек әтисе тоткарлана. Тикшерү версиясе буенча, зыян күрүче хатыны һәм 4 яшьлек улы белән әти-әнисенә кунакка кайта. Бер ара ата һәм ул сүзгә киләләр. Әтисе исерек була, пычак алып яный башлый. Шуннан соң кунаклар китәргә булалар, такси чакыртып, өйдән чыгалар. Китәр алдыннан ир өйнең тәрәзәләрен вата.

Бераздан әтисе мылтыгын ала да болар артыннан чыга. Моны күреп хатын баласын каплап, җиргә ята. Зыян күрүче аларны каплый. Ата кеше малаеның күкрәгенә ата, тегесе шунда ук үлә. Хатынны да яралый.

Шикләнүче үз гаебен таныган, үкенмәве турында әйткән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

http://Источник: http://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1171697/

http://фото: http://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев