Әлмәтле фатирында исле газ белән агуланган
Әлмәтле фатирында исле газ белән агуланган, дип яза җирле басма. 14 октябрь көнне коткаручыларның бердәм номерына Пушкин урамында урнашкан йортның бишенче катында фатир яну турында хәбәр кергән. Бу урынга полиция, ашыгыч ярдәм машинасы һәм янгын сүндерүчеләр юнәлгән. Фатирның ишеген махсус корал ярдәмендә ачып кергәннәр һәм аннан исерек хәлдә черем итеп...
Әлмәтле фатирында исле газ белән агуланган, дип яза җирле басма.
14 октябрь көнне коткаручыларның бердәм номерына Пушкин урамында урнашкан йортның бишенче катында фатир яну турында хәбәр кергән.
Бу урынга полиция, ашыгыч ярдәм машинасы һәм янгын сүндерүчеләр юнәлгән. Фатирның ишеген махсус корал ярдәмендә ачып кергәннәр һәм аннан исерек хәлдә черем итеп ятучы 55 яшьләр тирәсендәге ирне чыгарганнар. Нәтиҗәдә, ул хастаханәгә озатылган.
Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев