Теләче Информ

Әлмәттә балалар бакчасына ут төрткәннәр

Әлмәттә "Ивушка" балалар бакчасына ут төрткәннәр.

Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агентлык язуынча, янгын бүген таңда Әлмәттә Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Ун квадрат метр мәйданда җиһазлар янган.
 
Янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә утны туктаткан. Якынча мәгълүмат буенча, янгын ут төртүдән килеп чыккан.
 
 
 
 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: