Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Әлмәттә үсмер спортчы вафат: кайгы уртаклашучы гына юк

4 гыйнварда "Татнефть" җәмгыяте спорт комплексының бокс залында күнегүләр вакытында 16 яшьлек үсмер башы авыртуын әйтергә өлгергәннән соң аңын югалта. Аны Әлмәт үзәк район шифаханәсенә алып китәләр. Анда тикшерүләр үткәрелеп, диагноз куелганнан соң гематоманы алу буенча операциягә керешәләр. Әмма барлык бу гамәлләр тиз арада башкарылмау сәбәпле кыйммәтле вакыт югала. Һәм...

4 гыйнварда "Татнефть" җәмгыяте спорт комплексының бокс залында күнегүләр вакытында 16 яшьлек үсмер башы авыртуын әйтергә өлгергәннән соң аңын югалта.


Аны Әлмәт үзәк район шифаханәсенә алып китәләр. Анда тикшерүләр үткәрелеп, диагноз куелганнан соң гематоманы алу буенча операциягә керешәләр. Әмма барлык бу гамәлләр тиз арада башкарылмау сәбәпле кыйммәтле вакыт югала. Һәм нәтиҗәдә Ринат Сабитов операциядән соң комага китә.

Реанимациядә җиде көн ятканнан соң үсмер 12 гыйнварда якты дөньядан бакыйлыкка күчә. Аны 14 гыйнварда Кичүчат авылы зиратында җирлиләр. Соңгы юлга озатырга 150ләп кеше җыелган.

Якын кешеләрен югалткан ата-ананың хәсрәтен аңлату мөмкин түгел. Үлем турындагы таныклыкка медиклар куйган диагноз - "үлем сәбәбе билгесез".

Үсмернең әти-әнисе һәм дуслары фаҗигагә китергән сәбәпнең ачыкланачагына өметләнә.

Ә тагын да аянычы шул: 4 гыйнвардан алып бүгенгә кадәр Әлмәт шәһәре бокс федерациясе җитәкчелегеннән дә, тренерлык штабыннан да, физик культура, спорт һәм туризм идарәсеннән дә әлеге вакыйгага аңлатма бирүче дә, хәтта әти-әнинең кайгысын уртаклашучы гына да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X