Теләче Информ

Тиздән Сатыш авылында 19 гасырда төзелгән мәдрәсә үз ишекләрен ачачак

Зур тарихи вакыйга көтелә! Тиздән Сатыш авылында 19 гасырда төзелгән мәдрәсә - музей бинасы яңартылып, үз ишекләрен ачачак. Әлеге, республикада тиңе булмаган, заманча эшләнешле корылма мәчет һәм мәдрәсә музейларыннан торачак дип яза Саба таңнары. Әлеге уникаль музейны эчтәлекле һәм әһәмиятле итү эшенә сезне дә чакырабыз! Саклануда тарихи материаллар: фотолар, мәчет...

Зур тарихи вакыйга көтелә! Тиздән Сатыш авылында 19 гасырда төзелгән мәдрәсә - музей бинасы яңартылып, үз ишекләрен ачачак.

Әлеге, республикада тиңе булмаган, заманча эшләнешле корылма мәчет һәм мәдрәсә музейларыннан торачак дип яза Саба таңнары.

Әлеге уникаль музейны эчтәлекле һәм әһәмиятле итү эшенә сезне дә чакырабыз! Саклануда тарихи материаллар: фотолар, мәчет имамнары кигән киемнәр,Коръән, намазлыклар, тәсбихләр,уку әсбаплары һәм шул чорны чагылдырган башка төрле экспонатлар булса,Саба туган якны өйрәнү музеена алып килүегезне сорыйбыз. Туларык мәгълуматлар өчен телефоныбыз: 2-38-35. Адресыбыз: Байлар Сабасы ,З.Йосыпов урамы, 47 йорт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: