Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Малай туса – 1000 сум, ә кыз туса 500 сум бирергә?!

Әгәр дә дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнарда эшләүчеләргә 3 мең сумнан артык бәядәге бүләк бирелсә, алар аны үзләренең учреждениеләрендәге эшләр идарәсендә теркәтергә яки сатып алырга тиеш. «Татарстан республикасында җирле үзидарә органнарында ришвәтчелек күренешләренә каршы көрәш» темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә Кукмара, Яшел Үзән һәм Менделеевск районнары башлыклары өчесе беравыздан: «Безгә бүләк...

Әгәр дә дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнарда эшләүчеләргә 3 мең сумнан артык бәядәге бүләк бирелсә, алар аны үзләренең учреждениеләрендәге эшләр идарәсендә теркәтергә яки сатып алырга тиеш.

«Татарстан республикасында җирле үзидарә органнарында ришвәтчелек күренешләренә каршы көрәш» темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә Кукмара, Яшел Үзән һәм Менделеевск районнары башлыклары өчесе беравыздан: «Безгә бүләк бирмиләр», - диделәр.
Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Генераль ассамблеясе карары нигезендә, 2004 елдан башлап, 9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

- Республикада дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре эшенә 302 тикшерү оештырылды, 122 очракта муниципаль хезмәткәрнең ялган декларация тапшыр­ганлыгы ачыкланды, шуның өчен 75 хезмәткәр админис­тратив җавапка тартылды, - диде Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең сектор мөдире Салават Рәхимов.

Матбугат конференциясенә Казанга кадәр килгән муниципаль районнар башлыклары үзләренең җирлекләрендә ришвәтчелеккә каршы алып барыла торган көрәш турында гомуми яссылыкта гына сөйләделәр.
- Сораштырулар үткәрәбез. Халык сәламәтлек саклау, торак-коммуналь, төзекләндерү тармакларындагы кимчелекләрне күрсәтә. Исәп-хисап палатасы тикшерүләре бик тәэсирле, - диде Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин.

- Бездә муниципаль органнарда 76 кеше хезмәт куя. Алар ришвәткә ымсындыра торган эшләр белән көн саен очраша. Бу - җир кишәрлеге, ­социаль-мәдәни учреждениеләргә ремонт, сәламәтлек саклау. Акча биреп, табибларны һәм автоинспекторларны без үзебез котыртабыз, акча бирмәскә кирәк, - диде Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев.

- Әле бер дустым сөйләп торды. Элек бала тудыру йортында, сабыйны өйгә алып чык­канда, табибларга бер тартма конфет белән шампан шәрабе бирәләр иде. Хәзер табиблар: «Конфет ташымагыз. Малай - 1000 сум, ә кыз - 500 сум», - дип, алдан ук әйтеп куя икән, - диде Валерий Чершинцев.

- Районның баш табибына күрсәтмә бирелде. Әгәр табибларның ришвәт алулары беленсә, баш табиб бу фактны хокук саклау органына хәбәр итәргә тиеш, - диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Татарстанда үткәрелгән социологик сораштыруларда катнашкан халыкның 56 проценты ришвәт бирергә әзер булуын күрсәткән.
Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты мәгълүматларына караганда, республикада ришвәтнең уртача күләме - 35 мең сум.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/malay-tusa-1000-sum-kyz-tusa-500-sum-birerg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X