Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мамадыш районында җитди юл-транспорт Һәлакәте булган

Кичә кичен М7 трассасының 941-нче километрында җитди авария булган. 36 яшьлек Chevrolet Aveo автомобиле йөртүче ир-ат "Узу тыелган" билгесенә дә кармыйча каршы полосага алдындагы машинаны узып китү өчен чыга һәм каршына килүче Wolkswagen Passat машинасы белән бәрелешә. Chevrolet йөртүчесе - Мәскәү кешесе шунда ук һалак була, ә аның янәшәсендә пассажир...

Кичә кичен М7 трассасының 941-нче километрында җитди авария булган.

36 яшьлек Chevrolet Aveo автомобиле йөртүче ир-ат "Узу тыелган" билгесенә дә кармыйча каршы полосага алдындагы машинаны узып китү өчен чыга һәм каршына килүче Wolkswagen Passat машинасы белән бәрелешә.

Chevrolet йөртүчесе - Мәскәү кешесе шунда ук һалак була, ә аның янәшәсендә пассажир утыргычында булган 8 сыйныфта укый торган кыз бала һәм Казан шәһәреннән булган Wolkswagen йөртүчесе авыр тән җәрәһәтләре белән Алабуга узәк больницасына озатыла.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне үтәп, ашыкмыйча йөрергә чакыра. Исебездә тотыйк - һәркемне өендә якыннары көтә.

Мәгълүмат һәм фото: www.mamadysh-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев