Мамадыш районында пистолетлы угры әбинең 70 мең сум акчасын талап алган
1 февраль көнне Мамадыш районы Түбән Яке авылында яшәүче Рәшидә Зәйнуллинаның кәефе иртәдән күтәренке була. Сигезенче дистәсен вакласа да, туган көн - күңелле бәйрәм инде ул. Әллә кемнәр шалтыратып котлый, хәл белә. Әмма иң зур "бүләк"не ул кичке сигезләр тирәсендә генә ала. Кара битлек киеп кергән билгесез ир, әбинең өенә...
1 февраль көнне Мамадыш районы Түбән Яке авылында яшәүче Рәшидә Зәйнуллинаның кәефе иртәдән күтәренке була. Сигезенче дистәсен вакласа да, туган көн - күңелле бәйрәм инде ул. Әллә кемнәр шалтыратып котлый, хәл белә. Әмма иң зур "бүләк"не ул кичке сигезләр тирәсендә генә ала. Кара битлек киеп кергән билгесез ир, әбинең өенә бәреп кереп, 70 мең сум акчасын талап чыгып китә.
-Безнең авыл М7 трассасы өстендә урнашкан бит, - дип сүз башлады авыл җирлеге башлыгы Рафаил Низаметдинов. -Шулай булса да, мондый хәлнең күзәтелгәне юк иде. Әлеге вазыйфада 15 ел эшлим. Шул еллар эчендә талау, өй басу факты күзәтелмәде. Рәшидә апаның йорты авыл башында икенче. Каракның аны сайлавы очраклы түгел. Беренче өйдә ирле-хатынлы яшь гаилә яши.
Әлеге хәл кичке сигезләр тирәсендә була. Әби бу вакытта телевизор карап утыраган. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, билгесез адәм кеше "ау"га урамнар тын калгач чыккан. Ялгыз карчыкның ишеген шакый да, саф татарча: "Әби, өегез яна, ачыгыз әле!" - дип кисәтә. Әби куркып кала. Ишек келәсен күтәрүгә, кара битлек кигән, пистолет тоткан угры яшен тизлеге белән эчкә атыла. "Рәмзил өйдәме? - дип, әбекәйнең Менделеевскида яшәүче улын таптыра башлый. Уңай җавап ишетмәгәч, акча даулый. 80 яшьлек әби никадәр генә карышырга теләсә дә, булдыра алмый, бирешә. Хәер, әле дә ничек йөрәге түзгән диген! Пәһлевандай ир әбине бер селтәнүдә ега һәм кулындагы коралы белән башын төя. Акчасын да озак эзләп маташасы юк: бар байлыгы - 70 мең сум акчасы кесәсендә була. Баксаң, ул аны кемгәдер бурычка биреп торган да, шул арада гына кире керткән булган. Үз ниятенә ирешкән адәм, тиз арада күздән юк була.
-Угры авылга җәяү кергән булса кирәк, - ди авыл җирлеге башлыгы. Баегач, тиз генә машинасына утырып эзен югалткандыр. Өйне дә күзәтеп йөргән ул. Тәрәзә каршына өелгән карда аяк эзләре шактый.
Ярым аңсыз хәлендә, башындагы каны агып торган килеш әбекәй күршеләренә йөгереп керә. Алар исә авыл җирлеге башлыгына хәбәр итәләр. Тиз арада районнан оператив төркем килеп җитә.
Рәшидә әби гомер буе терлекчелектә эшләгән, бозаулар карап лаеклы ялган чыккан. Бик ачык әби, хәтере әйбәт, үз-үзен йөртә. Кибеткә дә, башка йомышка да үзе бара. Ике балага гомер биргән. Бер улы биш-алты еллап элек вафат булган. Төп таянычы - улы Рәмзил читтә гомер итә. Ул бүген иртән-иртүк кайтып, әбине хастаханәгә алып киткән.
Бүген әлеге җинаять буенча тикшерү эшләре бара. Рафаил Низаметдинов сүзләренчә, Олы Яке тулы полиция эшли.
Каракның әбинең улын белеп сөйләшүе, шушы арада гына бурычка бирелгән акчаның кире кайтуы - серле табышмак кебек фактлар да бар биредә. Ярый әле, әбинең акчасы кесәсендә булган. Акча эзләп күзе тонган карак, байлыгының кайда ятканын әйттергәнче кыйнап үтерер иде әбекәйне. Ходай саклаган. 1 февраль - Рәшидә Зәйнуллинаның икеләтә туган көне, димәк.
Каракның якынча билгеләре инде билгеле. Ул буе 170 см тирәсендәге ир-ат. Өстендә караңгы төсле куртка, башында кара башлык, аягында итек. Әбекәй исә: "Күзләре дә кап-кара төстә" дип хәтерендә калдырган.
Чулпан ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев