Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мамадыш районының Җөри авылында республикакүләм Питрау бәйрәме уза

Бу минутларда Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәнияте республика фестивале башланып китте. Быел ул 18 тапкыр бәйрәм ителә. Ел саен әлеге чарада 60 мең тирәсе халык катнаша. Быелгы бәйрәмгә Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. мәртәбәле...

Бу минутларда Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәнияте республика фестивале башланып китте. Быел ул 18 тапкыр бәйрәм ителә. Ел саен әлеге чарада 60 мең тирәсе халык катнаша.

Быелгы бәйрәмгә Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. мәртәбәле кунаклар килгән.

Мәйданда исә, уеннар башлануга ук балалар җитештеләр. Һәрберсенең катнашасы, бүләкләр отасы килде. Шул ук вакытта келәмнәр җәелеп, төп ярышларның брсе - көрәш башланды. Яшь егетләр билләренә сөлге бәйләп көч сынаштылар. Шунысын әйтергә кирәк: көрәшчеләр бөтен республикадан җыелагннар иде. Батырларның үзләре әйтүенчә, көрәш кискен булырга охшган, чөнки көчлеләр җыелган. Димәк, батыр исемен һәм төп призлар - тәкә белән машина отырга тырышырга кирәк булачак.

Тамашачыларны шулай ук балык тотучылар җәлеп итте. Су тирәли үтәрлек тә булмады.

Инде бәйрәмнәрнең күрке булган акробат-Рахмановлар монда да халыкны сөендерде.

"Питрау җитте - җәй бетте" дип тормыйлар биредә, рәхәтләнеп күңел ачалар.

http://mamadysh-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев