Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мамадышта бер бала суга батып үлгән

Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай бауда батып үлгән. Коену сезоны башланганнан соң бу республикада балалар үлеме белән бәйле бишенче очрак инде. Моңа кадәр Питрәч, Арча һәм Яңа Чишмә районнарында 4 бала суга батып үлгән иде. Кечкенә малай велосипедта йөреп туйганнан Мамадыш районы Зур Шия авылы...

Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай бауда батып үлгән.

Коену сезоны башланганнан соң бу республикада балалар үлеме белән бәйле бишенче очрак инде. Моңа кадәр Питрәч, Арча һәм Яңа Чишмә районнарында 4 бала суга батып үлгән иде.

Кечкенә малай велосипедта йөреп туйганнан Мамадыш районы Зур Шия авылы янындагы буада коенып чыгарга була. Ярдан ике метр эчкәрәк керү белән улбата башлый. Яр буенда балык тотып утыручы үсмер малай бу хәлне күреп куркып кача, ә ярты чакрымлап читтә печән чабучы ир ярдәм итәргә өлгерә алмый кала - малайның үле гәүдәсен генә тартып чыгара.

Малайның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев