Мамадышта Питрау батыры – 2017 билгеле булды
Киеренке көрәш иртәнге өчкә кадәр барды. 2017елгы Питрауның төп батыры булып Мамадыштан Константин Морозов калды. Аңа төп бүләк -"Лада Гранта" автомобиле тапшырылды. Шулай ук үз үлчәү категорияләрендә шул ук маркалы машинага Мамадыштан Булат Юнусов һәм Казаннан Булат Мусин ия булды. Исегезгә төшерәбез, Питрау 2017 җыенында ТР 30 фольклор ансамбле, эстрада...
Киеренке көрәш иртәнге өчкә кадәр барды. 2017елгы Питрауның төп батыры булып Мамадыштан Константин Морозов калды. Аңа төп бүләк -"Лада Гранта" автомобиле тапшырылды. Шулай ук үз үлчәү категорияләрендә шул ук маркалы машинага Мамадыштан Булат Юнусов һәм Казаннан Булат Мусин ия булды.
Исегезгә төшерәбез, Питрау 2017 җыенында ТР 30 фольклор ансамбле, эстрада җырчылары һәм 60 мең тирәсе халык катнашты.
Шулай ук фестивальгә Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк районы, Башкорстанның Бакалы районыннан делегатлар һәм керәшен ансамбльләре килгән иде. Кичәне "Айкай» удмурт дәүләт бию театры, Мәскәүнең «Синяя птица» төркеме дә бизәде.
Питрау-2017 5 минутка сузылган салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев