Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән

Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ашыгыч хезмәтнең 112 номерына 14.00 сәгать тирәсендә Давыдов урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына 121нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 7 минутта килеп җиткән. Алар сарай, гараж һәм торак йортны янгын чорнап алуын күргән.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре сәгатьтән артык янгынга каршы көрәшкән. Җимерекләрне тикшергәндә, бүлмәләрнең берсендә 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат мәетләре табылган.

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев