Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Марат Әхмәтов министр вазифасында кала

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Шулай итеп, Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" сәяси партиясе федераль кандидатлар исемлеге буенча депутат итеп сайланган Марат Әхмәтов депутатлык мандатыннан баш тартты. - Марат Әхмәтов Татарстан республикасы хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзасы булып тора, - диде Рөстәм миңнеханов. - Аның авыл хуҗалыгы һәм...

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Шулай итеп, Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" сәяси партиясе федераль кандидатлар исемлеге буенча депутат итеп сайланган Марат Әхмәтов депутатлык мандатыннан баш тартты.

- Марат Әхмәтов Татарстан республикасы хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзасы булып тора, - диде Рөстәм миңнеханов. - Аның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында уңышлы хезмәте нәтиҗәсендә республиканың аграр комплексы ил күләмендә лидерлыкка иреште. Алда безнең авыл хуҗалыгы - икътисадның иң мөһим тармакларының берсенең эзлекле үсеше өчен агросәнәгать комплексы тармагы белән бәйле күп яңа һәм кызыклы проектларны тормышка ашырасы бар. Марат Әхмәтовның тәҗрибәсе һәм белеме республика өчен бик кирәк. шуңа да аны министр вазифасында калдыру карары кабул ителде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X